22 мартта ТАССта узган матбугат конференциясендә Россия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин, Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры Светлана Чупшева һәм ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов СИА һәм Росконгресс фонды үткәрә торган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» икенче форумына идеяләр җыю турында хәбәр иттеләр. Гаризалар ideas.roscongress.org крауд-платформасында 22 апрельгә кадәр кабул ителә.
«Хәзер без алга таба олы юл башында, һәм бу Россия икътисадына гына түгел, бөтен дөнья икътисадына да кагыла. Кешеләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру күзлегеннән караганда, бу зур мөмкинлекләр вакыты: бер ноктада яңа идеяләргә ихтыяҗ һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар очраша. Форумның мондый уникаль форматы бөтен ил гражданнары тәкъдимнәрен тупларга һәм Россия үсеше өчен теге яки бу өлкәдә вәзгыятьне үзгәртү, гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм итү буенча перспективалы проектлар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде форумның оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.
«Хәзерге вәзгыятьтә шактый тиз арада гамәлгә ашырылырга мөмкин булган һәм, килеп чыга торган һәм тагын да санкцияләр нәтиҗәсе буларак барлыкка киләчәк кискен проблемаларны хәл итүгә юнәлтеләчәк идеяләр кирәк. Форумга диалог оештырырлык һәм яхшы якка үзгәрешләр кертү өчен үз тәҗрибәләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашырга әзер булган кешеләрне көтәбез», – дип билгеләп үтте Светлана Чупшева.
Ул бу форумда идеяләр җыю бара торган юнәлешләр санының артуын сөйләде, алар җиде.
«Шулай ук без төбәкләр дәрәҗәсендә узачак яшьләр өчен аерым трек ясыйбыз. Анда без идеяләрне яшьләр таләпләре буенча җайлаштырабыз. Бу эшкә 16 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләрне чакырабыз. Алар шулай ук үз шәһәрләрен, регионын үстерү өчен инициативалар һәм проектлар тәкъдим итә алалар. Проектларның иң яхшылары регион һәм федерация дәрәҗәсендә якланачак, кайбер идеяләрне СИА үз ярдәме карамагына алачак», – дип билгеләп үтте Светлана Чупшева.
ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов СИА Эксперт советын яңарту принциплары турында сөйләде. Эксперт советы, гамәли куллану өчен, идеяләр сайлау белән шөгыльләнәчәк.
«Югары мәктәпкә, фәнгә таяначакбыз. Эксперт трекны 30-40 әйдәп баручы университетта эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Конкрет продукт барлыкка китерүче, практик эш тәҗрибәсе булганнар да эксперт була ала. Бу, мәсәлән, муниципалитет дәрәҗәсендә үзен яхшы яктан күрсәткән, базарда җитди эшләнмәләре булган, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә торган кече һәм урта предприятие җитәкчесе булырга мөмкин. Мондый предприятие җитәкчесе ул – үз тирәсендәге тормышны ничек үзгәртү буенча баш эксперт», – дип билгеләп үтте Игорь Шувалов.
Башлангыч этапта крауд-платформада идеяләрне бәяләү белән Агентлыкның киң эксперт бергәлеге шөгыльләнәчәк, аның бурычы – топ-1000 идеяне сайлап алу. Бу эшне алар май башына кадәр төгәлләргә тиеш. СИА Эксперт советы (хәзер аның яңа составы формалаша) топ-200 идеяне сайлап алу белән шөгыльләнәчәк. Июнь аена СИА эксперт советы рәисе һәм бюросы топ-100 идеяне сайлаячак.
Идеяләр җиде тематик юнәлеш буенча кабул ителә:
- «Милли социаль инициатива»(НСИ) – социаль, медицина һәм белем бирү хезмәтләренең сыйфатын күтәрүнең яңа модельләрен үстерү буенча; ярлылыкка каршы нәтиҗәле көрәш һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча; йогышлы булмаган, йөрәк-кан тамырлары һәм башка хроник авырулардан үлемне киметү буенча идеяләр.
- «Милли технологик инициатива»– аз хәрәкәтләнүче гражданнарны экологик зарарсыз транспорт белән тәэмин итәргә ярдәм итә торган; сәламәтлек күрсәткечләрен исәпкә алып, сәламәтлек саклау һәм адаптив туклану өлкәсендә технологик чишелешләрне тормышка ашыру буенча; Россия университетларында һәм фәнни оешмаларда инженерлык-белем бирү консорциумнары челтәрен булдыру буенча идеяләр.
- «Милли кадрлар инициативасы» – балаларга өстәмә белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү системасын булдыру буенча; яшьләр эшкуарлыгы һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр булдыру буенча; эш эзләгәндә һәм карьера үсешендә кешегә ярдәм итү буенча идеяләр.
- «Милли экологик инициатива» – дәүләтне, бизнесны һәм халыкны климат үзгәрү нәтиҗәләренә әзерләү һәм адаптацияләү буенча; «чиста технологияләр» ярдәмендә гражданнарның экологик иминлеген яхшыртучы карарлар һәм сервислар базарын формалаштыру һәм үстерү буенча идеяләр.
- «Эшкуарлык» – регионнарда инвестицион активлыкны арттыру; бизнеска административ басымны киметү һәм Кече һәм урта эшкуарлык һәм үзмәшгульләр өчен бизнес-климатны яхшырту идеяләре.
- «Төбәкләр үсеше»– күрше төбәкләр өчен үсеш ноктасы булырга тиешле яңа төбәкара проектлар булдыру буенча; илнең алга таба үсеше өчен Арктиканың байлыгын файдаланырга мөмкинлек бирә торган сервисларны үстерү буенча, шулай ук кече шәһәрләр һәм авылларны үстерү миссияләрен һәм яңа мәгънәләр тәкъдим итә торган проектлар.
-«Ачык сөйләшү» – башка тематик трекларга кермәгән Россия-2030 үсеше өчен стандарт булмаган идеяләр.
Форумда катнашучылар идеяне эшләп, экспертлар бергәлегеннән кире элемтә ала, акселератор уза һәм үз идеяләре нигезендә проектлар әзерли, тарафдарлар һәм фикердәшләр таба, проект командасын формалаштыра алачаклар.
Финал ноктасы ике көнлек турыдан-туры катнашу формасында (очный) форум булачак. Ул 2022 елның җәендә узачак. Анда иң яхшы 100 идея һәм проектны тәкъдир итү, ә пленар утырыш кысаларында аларның 10 ысын ил җитәкчелегенә күрсәтү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, СИА һәм Росконгресс фондының «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» беренче форумы 2020 елның ноябрендә узды. Форумның крауд-платформасына кергән 15 мең идеядән экспертлар тарафыннан, алга таба эшләү өчен, 1000 проект сайлап алынды, 828 е төбәкләр тарафыннан билгеләп үтелде, 592 се форумның акселерация программасын уңышлы тәмамлады, 100 идея лидеры Петербург халыкара икътисади форумына һәм Бөтендөнья икътисади форумына чакырылды, 80 нән артык идея Стратегик инициативалар агентлыгының яңа стратегиясе нигезенә керде.