Предприятиеләрнең, шул исәптән система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып тора. Моңа ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан чит ил продукциясен алмаштыру буенча тәкъдимнәр каталогы модификацияләнде – анда кирәкле продукцияне автомат рәвештә эзләү мөмкинлеге бар. Атна эчендә чит илдән кертелгән продукциянең 3,4 меңнән артык яңа позициясе һәм аларны алмаштыру буенча 9 меңнән артык тәкъдим ачыклады.
Министр билгеләп үткәнчә, бүген үк Республика маркетинг үзәге ярдәмендә аерым чит ил товарларын үз илебездә җитештерелгән шундый ук товарга алмаштыру мөмкинлеге бар. Каталогларда мәгълүматлар күбрәк булган саен, предприятиеләргә импортны алмаштыру өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килә.
Мисалларның берсе – Франциядән кергән автомобиль шиннары, аларны үзебездә җитештерелгән «Түбән Кама шин» ГАҖ нең (Түбән Кама ш.) продукциясенә алмаштырырга мөмкин. Кореяда җитештерелә торган автомобиль аккумуляторлары урынына «Алабуга аккумулятор заводы» ҖЧҖ нең (Алабуга шәһәре) аккумуляторларын сатып алырга мөмкин. Нидерландта җитештерелә торган контактсыз инфракызыл термометрны «Модуль Вест» ҖЧҖ (Красноярск шәһәре) җитештергән үзебезнең ил продукциясенә алмаштырырга мөмкин.
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә оештырылган хакимиятнең башкарма органнары һәм алар карамагындагы предприятиеләр һәм оешмалар өчен ресурслардан файдалану һәм чит ил продукциясенең аналогларын табу турында 6 укыту семинары тәмамланды. Киләсе атнада укыту семинарлары сериясе дәвам итәчәк. Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган.