ТР Икътисад министрлыгы: Татарстан даруханәләрендә дарулар җитәрлек

2022 елның 2 апреле, шимбә

Агымдагы атнада бюджет сатып алулары буенча дару препаратларының товар запаслары арттырылды һәм 2,6 айдан 5,2 айга кадәр 4,8 млрд сум тәшкил итте. Хәзерге вакытта даруханә челтәрләрендә кирәкле ассортимент медикаментлар бар. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Даруханә челтәрләрендә ассортимент минимумының булу-булмавына һәм бәяләренә көндәлек оператив мониторинг үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International