Эшкуарларга федераль ярдәм чараларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 1 апреле, җомга

Россия Хөкүмәте сайтында санкцияләр шартларында кризиска каршы гамәлдәге барлык чаралар турында мәгълүмат булган бүлек барлыкка килде. Алар ярдәм чараларыннан файдаланучылар категорияләре буенча да, аерым тармаклар һәм эшчәнлек өлкәләре буенча да төркемләнгән.

Гражданнар эш эзләүдә ярдәм турында актуаль мәгълүмат ала алалар, ә эшкуарлар өчен Россиядә бизнесны тикшерүгә гамәлдәге мораторий, төрле тармак вәкилләре өчен ташламалы кредитлар, заемчылар өчен кредит каникулын рәсмиләштерү кагыйдәләре турында мәгълүматлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International