Россиянең 45 төбәгенең инвесткомандасы, шул исәптән Татарстан Республикасы командасы Президент академиясендә укый башлады. РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбе Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә РФ субъектларының инвестицион командалары өчен «Идарә осталыгы – төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасын башлап җибәрде.
Аны яңа инвестиция стандартын гамәлгә кертүче белгечләр өчен яңарттылар. Катнашучылар стандарт элементларын формалаштыру өчен кирәкле күнекмәләр алачаклар, инвестицион-финанс компетенцияләрен арттырачаклар, иң яхшы төбәк тәҗрибәсе белән танышачаклар. Укуларда Россиянең 45 төбәгеннән командалар катнаша. Татарстаннан команда составына 25 кеше керде.
«Яңа чынбарлык бизнес белән эшне тиз арада башлап җибәрүне таләп итә. Хәзер территорияләрнең үсеше инвесторлар белән эшләү сыйфатына гына түгел, ә проектларны гамәлгә ашыру тизлегенә дә бәйле булачак. Беренче чиратта, бизнеска үзгәртеп корырга ярдәм итәргә кирәк. Төбәкләрдә үсеш нокталарын дөрес итеп билгеләргә, яңа урыннар һәм базарлар табарга, аңлаешлы һәм отышлы шартлар тәкъдим итәргә», – дип белдерде программаны ачу тантанасында икътисад министры Максим Решетников.
«Президент академиясенең иң катлаулы шартларга нәтиҗәле җавап бирергә сәләтле инвесткомандалар әзерләү буенча күпьеллык тәҗрибәсе бар. Программаны тәмамлаучыларга катлаулы шартларда эшләргә һәм принципиаль яңа бурычларны хәл итәргә туры киләчәк. Билгеле бер төбәкләрнең дә, илебезнең дә иминлеге һәм үсеше бүген аларга бәйле. Ышанам ки, программа кысаларында тыңлаучылар реаль нәтиҗәләрне тиз арада күрсәтү өчен барлык кирәкле белем һәм инструментларны алачаклар», — дип билгеләп үтте РАНХиГС ректорыВладимир Мау.
Россия Икътисади үсеш министрлыгының Төбәк инвестиция стандарты, кайсы төбәк булуына карамастан, бердәм клиент юлын булдырып, бизнесны җәелдерүне гадиләштерергә тиеш. Аны формалаштыру эшенә Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусовҗитәкчелек итә.
2021 елда стандартны булдыру эшенә беренчеләрдән булып 12 субъект, шул исәптән Татарстан Республикасы да кереште. 2022 елда тагын 30 төбәк кушылды. Бу язда катнашучылар саны киңәйде: Саратов, Владимир өлкәләре һәм Бурятия Республикасы шулай ук инвестклиматны яхшырту буенча эшли башлады. Бу эш губернаторларның шәхси контролендә тотыла.
Белешмә өчен
Төбәк инвестиция стандарты РФ субъектларының инвесторларны җәлеп итү буенча иң яхшы тәҗрибәләренә нигезләнгән. Стандартны гамәлгә кертү өчен, төбәкләр шартларны начарлатмау буенча йөкләмәләр белән инвестиция декларацияләрен раслыйлар. Инвестиция үсеше агентлыклары һәм проектларга ярдәм итү һәм бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен комитетлар булдырыла. Төбәкләрнең инвестицион карталары һәм, инфраструктурага тоташу өчен, оптималь алгоритмнар белән кагыйдәләр җыелмасы төзелә.