Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә республика министрлыклары һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем кысаларында сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарлар булу һәм аларга бәяләрне контрольдә тоту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, республика сәүдә челтәрләрендә һәм складларында бәя хасил итү һәм товар запасларына мониторинг көн саен башкарыла.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының система барлыкка китерә торган оешмалары эше, шул исәптән, санкцияләр кертү белән бәйле предприятиеләрдә барлыкка килә торган логистика һәм импортны алыштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Республика маркетинг үзәге (http://rmcrt.ru/#) һәм «Инноскоп» Россия Ачык инновацияләр үзәге мәйданчыклары (https://innoscope.ru/) ресурсларын куллану мөмкинлекләре каралды.

Киңәшмә кысаларында шулай ук республика территориясендә Инвестиция меморандумына кертелгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру этапларына да игътибар иттеләр. Утырышның тагын бер темасы хезмәт базарындагы вәзгыять, шул исәптән халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча федераль программаларны гамәлгә ашыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International