Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.
Очрашу Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары катнашында узды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү. Министр предприятиеләрнең барлык системалы проблемаларын оператив хәл итүнең мөһимлеген ассызыклады. Аерым алганда, предприятиеләрнең бер мәсьәләсе – логистика. Федераль дәрәҗәдә тиешле федераль штаб булдырылды. Предприятиеләр белән алга таба да оптималь логистика төзү буенча эшләү өчен, логистик компания булдыру буенча эш алып барыла.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарларның булу-булмавын һәм бәяләрен мониторинглау һәм контрольдә тоту, халыкны эш белән тәэмин итү, инвестиция проектларын тормышка ашыру һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яңа шартларга яраклаштыру. Менделеевск, Тәтеш, Чистай, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Лениногорск районнарының докладлары тыңланды.