Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы экспортерларны «Сертификатлау – аннан башка берни эшләп булмый» темасына түгәрәк өстәлгә чакыра

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 18 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе Берлеге белән берлектә «Сертификатлау – аннан башка берни эшләп булмый» темасына гамәли түгәрәк өстәл уздыра.

Түгәрәк өстәл программасы:

  • Азия һәм Көнчыгыш илләренең халыкара базары өчен продукцияне сертификатлау;
  • Продукциянең туры килүен раслау процедурасы;
  • Продукцияне сертификатлау төрләре, маркировкалау;
  • Мәҗбүри сертификтлау элементы буларак сыйфат менеджменты системалары;
  • Үзебезнең предприятиеләр өчен финанс ярдәме: халыкара сертификатлауга чыгымнарны компенсацияләүне ничек алырга һәм ташламалардан ничек файдаланырга һ. б.

Чараны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28, Эшкуар йорты (3 кат)

Чараны үткәрү датасы: 2022 елның 18 марты, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр.

Чарада катнашу өчен, http://www.tpprt.ru/calendar/detail.php?ID=74811 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

 Катнашу буенча сораулар белән Милютина Ирина Анатольевнага +79179324851, 8(843)2386125 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International