Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларга ярдәм итү өчен, Россия ведомстволарында һәм оешмаларында ачылган «Кайнар линия» ләр исемлеген төзеде:
1. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Кайнар линия»се . Аның буенча Россия экспортерлары килеп туган кыенлыклар турында хәбәр итә, дәүләт ярдәме механизмнары турында сораулар бирә һәм тиешле консультация ала алалар.
Электрон почтасы: export@minprom.gov.ru.
Телефоны: +7 903 199 53 48 (шулай ук запросны бу номерга бәйле WhatsApp һәм Telegram мессенджерларында калдырырга мөмкин).
2. Россия экспорт үзәгенең (РЭЦ) кире элемтә формасы. Биттә килеп туган вәзгыять белән бәйле сораулар бирергә, бизнес өчен мөһим мәгълүматны хәбәр итәргә яки проблеманы чишүне тәкъдим итәргә мөмкин булган кире элемтә формасы бар.
3. Халыкара йөкләрне өзлексез китереп җиткерүне тәэмин итү өчен РФ Транспорт министрлыгы «кайнар линия» ачты. «Кайнар линия»гә йөк ташуларга заказ бирүчеләр, шулай ук логистика компанияләре мөрәҗәгать итә алалар, электрон почтасы: gruz@sicmt.ru, телефоны +7 (499) 495-00-11.
4. Экспортерлардан мәгълүмат җыюны шулай ук Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге (РСПП) дә гамәлгә ашыра. Биттә кире элемтә формасы бар, РСПП әгъза-компанияләренең барлыкка килә торган проблемалары турында мәгълүмат, шулай ук аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр кертергә, аннан соң электрон почта rspp@rspp.ru аша җибәрергә мөмкин.
5. Кытай һәм Азиянең башка илләре белән санкцияләр шартларында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча бизнес өчен Рус-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең (РАСПП) «Кайнар линия»се.
Электрон почтасы: office@raspp.ru, телеграм: @pressraspp, телефоны: +7 (495) 136-99-92.
6. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы ведомство карамагындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска, шул исәптән экспортка юнәлтелгән бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Консультация алу өчен «Кайнар линия» эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Телефоны: 8(843) 524-90-90.