2022 елның 11 мартында 2021 ел йомгаклары буенча декларация компаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хезмәткәрләр өчен «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү һәм белешмәләр тутыру» темасына семинар уздырылды.
Чараны икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Зөлфия Вафина үткәрде.
Семинар барышында граждан хезмәткәрләренә керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү һәм керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча 2022 елда Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган методик тәкъдимнәр нигезендә 2021 нче хисап елы өчен белешмәләрне тутыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру тәртибе җиткерелде, шулай ук, федераль законда билгеләнгән очракларда, керем алырга мөмкин булган кыйммәтле кәгазьләрне сатып алуга тыю өлешендә «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясы нигезләмәләре аңлатылды.