Татарстан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә дүрт яңа инвестицион проект гамәлгә ашырыла

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яр Чаллы» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлекне тормышка ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча утырыш узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. 4 гариза каралды.

Карауга тәкъдим ителгән барлык 4 проект та яңа, берсе Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак, Менделеевск берьюлы өч яңа резидент белән тулыландырылачак.

Мәсәлән, «Пенопласт-М» ҖЧҖ Менделеевскида төрле маркадагы пенопласт җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра. Проектның бәясе – 3,7 млн сум, булдырыла торган эш урыннары саны – 15.  «Реновация-22» ҖЧҖ Менделеевскида 36,0 млн сумлык товар бетон һәм аннан төзелеш эшләнмәләре җитештерү буенча завод төзиячәк, бу 22 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. «Менделеевск» ТОСЭР ның тагын бер яңа резиденты «Стилк» ҖЧҖ ныгытма эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнәчәк, проект 18,7 млн сумга бәяләнә, планлаштырыла торган яңа эш урыннары саны – 15.

Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә «Металлист» ЗМК ҖЧҖ сэндвич-панельләр һәм металл конструкцияләре җитештерүне җәелдерәчәк. Бу бүген утырышта каралган проектларның иң кыйммәтлесе, аның гомуми бәясе 100,9 млн сум бәяләнә, ә аны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 50 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә 4 яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча регион икътисадына өстәмә рәвештә 160 млн сум җәлеп ителәчәк, 102 яңа эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International