Мидхәт Шаһиәхмәтов Азнакай һәм Ютазы районнарының йомгаклау сессияләрендә катнашты

2022 елның 18 феврале, җомга

15 февральдә Азнакай һәм Ютазы районнарында йомгаклау сессияләре узды, аның кысаларында 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.  Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың 2021 елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде һәм районнар икътисадында эшләрнең торышы турында сөйләде. Республика муниципаль берәмлекләренең 2021 ел өчен социаль-икътисади үсеше рейтингында Азнакай районы 17 нче урында тора. Макроикътисади күрсәткечләр буенча район гадәттәгечә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу, нигездә, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ нең «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе эре сәнәгать предприятиесенең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Муниципаль берәмлек икътисады структурасында төп өлешне нефть чыгару сәнәгате тәшкил итә – 66,8 %.

Шул ук көнне Ютазы районы Советы утырышы да узды. Район икътисады структурасында төп өлешне сәнәгать тәшкил итә – 43,3 %.Кайбер икътисади күрсәткечләр буенча район артта калучылар рәтендә, рейтингта ул 26 нчы урында тора. Министр район икътисадының үсеш резервларын билгеләде. Төяп җибәрелгән продукция күләме, сәнәгать җитештерүе индексы, төп капиталга инвестицияләр, авыл хуҗалыгының тулай продукты буенча эшне активлаштырырга кирәк.

«Ютазы районының икътисадның сәнәгать секторында да, агросәнәгать комплексында да потенциалы бар. Бурыч – булган барлык резервларны гамәлгә ашыру», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов совет утырышында чыгыш ясаганда.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында шулай ук район хакимияте тарафыннан эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасын үстерүгә тиешле игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Районда федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына төзелгән «Уруссу» сәнәгать паркы эшли. Сәнәгать паркының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк.

Министр кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча республика инструментларыннан активрак файдаланырга, шулай ук, җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен, электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International