ТР Икътисад министрлыгы алдында бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү бурычы тора

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеләп үткәнчә, Министрлык алдында, бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү бурычы тора.

Сүз КУЭ субъектлары өчен инвестиция эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән ташламалы кредитлар буенча алынмаган керемнәрне субсидияләү буенча республика программасы турында бара.

Шулай ук Министрлык тарафыннан 5-7 сыйныф укучыларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә белем алучы укучыларда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар программасы эшләнәчәк, ул 12 меңнән артык мәктәп укучысын эшкуарлыкка өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Тагын бер ярдәм чарасы –маркетплейслар аша һәм экспортка продукция сата торган КУЭ субъектларының логистик чыгымнарын субсидияләү буенча республика программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International