Россия Икътисади үсеш министрлыгы «КУЭ Корпорациясе» белән берлектә КУЭ субъектларының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты һәм илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгы турында сораштыру үткәрә.
Сораштырулар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм сервисларның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Ярдәм алу тәҗрибәсе турында әлеге сораштыруны узып яки «Сервис 360°» аша хәбәр итәргә мөмкин.
Сораштыруны оештыручылар сорауларга мөмкин кадәр гадел җавап бирүләрен сорый, бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм ярдәм алу процессын бизнес өчен уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сораштыру 5 минуттан да артмаячак. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин.