Эшче төркем утырышында тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү буенча тармак министрлыклары планнары турында фикер алыштылар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Бу атнада яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашучылар тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү буенча тармак министрлыкларының чаралар планнары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү бурычы куелды. Эшче төркемнең быелгы эшчәнлеге әлеге бурычны үтәүгә юнәлтелә. Аерым алганда, аңа ирешү өчен республиканың тармак министрлыклары тарафыннан тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар планы эшләнә. Бу мәсьәлә буенча Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы докладлары тыңланды.

Утырыш кысаларында, тармак планнарыннан тыш, 2021 елда Татарстан Республикасында «кІТык» ИТ-компанияләренә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар. «кІТык» – ИТ-компанияләр өчен гадиләштерелгән салым режимын билгели торган программа: «Керем» маддәсе буенча 1% һәм «керем минус чыгым» маддәсе буенча 5%. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International