Татарстан Республикасы предприятиеләре «Гемма-2021» халыкара сыйфат конкурсыннан бүләкләр алдылар

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

27 декабрьдә Новосибирск өлкәсенең Хөкүмәт йортында «Иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр - ГЕММА» халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, алар арасында Татарстан Республикасыннан да 2 предприятие дә бар иде.

«ГЕММА» алтын сынын алу өчен Россиянең 7 федераль округыннан 100дән артык товар һәм хезмәт җитештерүче көч сынашкан. Катнашучы барлык компанияләр ел дәвамында бәйсез эксперт бәясен узганнар. Нәтиҗәдә 70 лидер билгеләнгән, алар үз продукцияләренең һәм сервисларының югары сыйфатын раслаганнар.

Шулай итеп, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда проектның сайлап алу этабында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылган: «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү комплексы, шулай ук «Олеся Мостаева остаханәсе» сәүдә маркасы белән косметик продукция җитештерүче шәхси эшкуар О.Н.МУСТАЕВА. Алар проектның сайлап алу этабын уңышлы үтеп, федераль дәрәҗәдә узачак конкурс финалына чыкканнар. «ГЕММА» алтын сыны буенча лауреат исеменә һәм проектның югары бүләгенә лаек булган компанияләр, традиция буенча, 2022 елның апрель-май айларында билгеле булачак.  

«Иң яхшы товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр – ГЕММА» халыкара конкурсы – продукция һәм сервис җитештерүчеләр өчен беренче бәйсез сыйфат конкурсы. 2002 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә проект Россия Федерациясенең 78 субъектында һәм дөньяның 64 илендә эшчәнлек алып бара. Конкурсның максаты – конкурентлыкка сәләтле һәм киләчәге өметле булган предприятиеләрне ачыклау, алар җитештерә торган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәйсез эксперт бәясе бирү юлы белән әлеге компанияләрнең мәнфәгатьләрен Россиядә һәм аннан читтә таныту.

20 ел өзлексез эшләү дәверендә конкурс хезмәт күрсәтү өлкәсендә 4500дән артык җитештерүче һәм компанияне ачыклаган һәм сыйфат билгесе белән  билгеләп үткән. Конкурста җиңүчеләр арасында федераль дәрәҗәдәге эре уенчылар гына түгел, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бар. Казанышка ирешү өчен сыйфат, новаторлык, өзлексез үсеш, оешмада бизнес-процессларны алып бару дәрәҗәсе һәм социаль җаваплылык кебек факторлар зур әһәмияткә ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International