Татарстанда 2025 елга кадәр конкуренцияне үстерүгә ярдәм итүнең «юл картасы» расланды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерү өчен шартлар тудыру максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов 17.12.2021 ел, № 332 күрсәтмәсе конкуренцияне үстерүгә ярдәм итүнең «юл картасын», товар базарлары исемлеген раслады.

ТР Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы булып тора. Ведомство тарафыннан түбәндәгеләр әзерләнде һәм  Татарстан Президенты тарафыннан расланды: 

- төбәктә конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү өчен 47 товар базарыннан торган исемлек;

- 2021-2025 елларга Республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча чаралар планы («юл картасы»);

- товар базарларында конкуренцияне үстерүнең төп күрсәткечләре.

Яңа «юл картасын» эшләү зарурлыгы РФ Хөкүмәтенең 02.09.2021 ел, № 2424-р боерыгы белән 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү илкүләм планы раслануга бәйле рәвештә барлыкка килде.

«Юл картасы» чаралары төп системалы һәм тармак проблемаларын хәл итү, шәхси бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, административ киртәләрне һәм конкурентлы мохиттәге ялгышларны бетерүгә юнәлдерелгән.

Икътисад министрлыгы, конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча вәкаләтле орган буларак, республика башкарма хакимияте органнары белән берлектә, конкуренцияне үстерү буенча яңа планны гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International