2014 елның 1 - 9 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы узачак. Иҗади һәм белем бирү сменасында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең алты төбәгеннән 100 сәләтле укучы катнашыр дип көтелә. Форумның программасы катнашучыларны шәхес буларак тәрбияләүгә һәм мәктәптән тыш белем бирү процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум Агыйдел елгасы буенда чатыр шәһәрчеге форматында үтәчәк.
Форумның төп максаты булып, иҗат белән мавыгучы яшьләрне берләштерү, тәҗрибә, фикер уртаклашу өчен җирлек тудыру һәм яңа интеллектуаль технологияләр өлкәсен өйрәнү санала. Проектта катнашучы балаларга белем бирү өчен махсус төрле шәһәрләрдән мөгаллимнәр чакырылды. Безнең тренерлар: Денис Исмаков (Түбән Новгород; Бизнес-тренер, “Селигер”, “Машук”, “iВолга” форумнары спикеры); Анастасия Исмакова (Түбән Новгород; “Eventeam” оешмасы җитәкчесе); Наталья Чардымова (Түбән Новгород; Европа Советы, “Сальто”, “Erasmuss+” программалары тренеры); Иван Суханов (Мәскәү; Бизнес-тренер) һәм Казаннан Анна Фельдман (социаль технолог). Шулай ук А. Фельдман әлеге форум программасы директоры да.