Банклар тарафыннан реструктурлаштыру программалары кысаларында республикада эшкуарлардан 14,5 млрд. сумлык 2040 гариза канәгатьләндерелгән. Кече һәм урта бизнестан реструктурлаштыруга карата алынган гаризалар саны буенча Татарстан ил буенча лидер булган 10 төбәк арасында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора.
Займнарны реструктурлаштыру кече һәм урта бизнеска кирәкле беренчел чараларның берсе булган. Чара түләүләрдә кыенлык кичергән заемчыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта реструктурлаштыру пандемиядән соң акчаны бизнесны үстерүгә һәм яңартуга, эшкуарның бурыч йөкләнешен вакытлыча киметүгә юнәлдерү мөмкинлеген бирә.
Реструктурлаштыруның дәүләт программаларыннан тыш, республикада кредитларны реструктурлаштыру буенча банк эчендәге программалар да эшли. Программада заемчы тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәүне 6 айдан да артмаган вакытка туктатып торуны яисә ташламалы чор дәвамында түләү күләмен киметүне исәпкә алучы шартнамә шартларын үзгәртү каралган.
Шул ук вакытта заемчыга түләүне кичектереп тору хокукын биргәндә кредит килешүе буенча процент ставкасы артырга тиеш түгел, кредит каникулларын алу кредит тарихын начарайтмый. Эшкуарлар, шулай ук, кредит оешмасы Икътисадый үсеш министрлыгы программасында катнашса, банклар өчен федераль субсидияләр хисабына кичектерелгән бурыч суммасын киметүгә дә исәп тота ала.
Шәхси эшкуар шулай ук кулланучылар кредитын реструктурлаштыруга һәм ташламалы чорга яисә түләүләрнең тулысынча туктатылуы яисә аларның күләмен мөмкин кадәр киметү турында сорарга мөмкин.