Россиянең цемент сәнәгате озак вакытлар инвестицияләр булмау сәбәпле, застойда һәм, нәтиҗәдә, башка дәүләтләрдән техник дәрәҗәсе буенча шактый калыша. Россиядә һәр тонна цемент җитештерүгә бүген башка илләр предприятиеләренә караганда якынча 2 тапкыр күбрәк тотыла. Тармак буенча җиһазларның тузуы уртача 70-80% тәшкил итә, нәтиҗәдә, соңгы унъеллыкта цемент җитештерү өч тапкырга кимегән.
Бөтен ил буенча торак төзелеше күләмнәрен арттыру фонында («Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» милли проекты һ.б. программалар), шулай ук 2014 елда Сочи шәһәрендә узачак Олимпиада өчен спорт корылмалары комплексын төзү, цемент җитештерү күләмнәре кимегәндә, бүгенге көндә әлеге продуктка кытлык барлыкка килде.
Цемент җитештерүнең үзкыйммәтен күбесенчә кулланыла торган ягулыкка, электр энергиясе һәм транспорт хезмәтләренә чыгымнарны билгели, алар 60% тан артык тәшкил итә, табигый монополияләр хезмәтләренә (электр энергиясе, газ, тимер юл тарифлары) тарифларның даими артуы цементка җибәрү бәяләренең артуына китерә.
Цементка бәяләр арту белән бәйле хәлне тотрыкландыру максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "цемент һәм цемент эшләнмәләренә таможня пошлиналарының вакытлыча ставкалары турында" 2007 ел, 21 декабрь, 913 нче карары нигезендә, төзелеш материаллары позицияләренә таможня пошлинасы ставкалары киметелде һәм цементның берничә төренә ставкалар яңартылды.
Шулай ук цементка һәм башка төзелеш материалларына бәяләр арту белән бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте базар бәяләрен билгеләү өчен Биржа механизмнарын үстерергә ниятли. Аерым алганда, цементка фьючерс контрактлары белән биржа сәүдәсен оештыру мөмкинлеге карала.
(Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының тариф сәясәте бүлеге)