Еш бирелә торган сораулар

Коммуналь хезмәтләргә чыгымнар Минем керемнәремнән артып китсә, ничек яшәп була. Һәм мин үз баламны нигә үстерергә тиеш? Ни өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә караганда минималь хезмәт хакы кимрәк?

Торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең яңа стандартларына күчү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору һәм модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру чорында халыкның ирешелгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләгәндә халыкка өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында Нигезләмә 2006 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Әлеге Нигезләмә нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тиешле (чираттагы) елга төбәк стандартыннан гаиләнең җыелма керемендә гражданнарның үз чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешеннән 21% күләмендә артып китә алмый. Бу күләмнән арткан очракта аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидияләр түләнә.

«Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» 2005 елның 29 декабрендәге 665 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешен чикләүгә субсидияләр алу өчен гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләменә карап, халыкның социаль якланган җиде төркеме билгеләнде. Беренче төркем бер әгъзасына 2000 сум, II төркем — 2500 сумга кадәр керемле гаиләләрне үз эченә ала, соңгы җиденче төркемгә бер әгъзасына 6001 сумнан 7000 сумга кадәр керемле гаиләләр керә.

Шулай ук үзәкләштерелгән җылытуга субсидияләр, нормативтан тыш торак мәйданы һәм җан башына уртача керем аена 3200 сумнан артмаган гражданнарга, фатир саен аерым җылыту системаларын урнаштыруга субсидияләр бирелә.

2008 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең чик дәрәҗәсен арттыруга өстәмә субсидия кертелде.

Минималь хезмәт хакы күләменә килгәндә, ул хезмәткә түләүне җайга салу һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләү өчен кулланыла. Башка максатлар өчен минималь хезмәт хакы күләмен куллану рөхсәт ителми. Россия Федерациясе субъектында минималь хезмәт хакы күләме федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким була алмый.

Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендә эшләүче һәм эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы, әлеге хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән булса, Россия Федерациясенең әлеге субъектында минималь хезмәт хакы күләменнән түбән була алмый.

2007 елда Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 2300 сумга кадәр арттырылган, ә Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында төзелгән килешү нигезендә ул аена 3000 сум күләмендә билгеләнгән.

(Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль үсеш бүлеге)

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International