Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев стратегик планлаштыру документларының федераль дәүләт реестрын булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге карарда стратегик планлаштыру документларына дәүләт теркәве уздыру, стратегик планлаштыру документларының федераль дәүләт реестрын алып бару тәртибе һәм сроклары билгеләнә.
Реестрга федераль дәрәҗәдәге, Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендәге һәм муниципаль берәмлек дәрәҗәсендәге стратегик планлаштыру документлары турындагы мәгълүмат теркәләчәк. Шулай ук документларга дәүләт теркәвен уздыру, аны алып бару, реестрга үзгәрешләр кертү һәм анда тупланган мәгълүматларны һәм документларны бирү кагыйдәләре билгеләнә. Икътисадый үсеш министрлыгына реестрны 2015 елның 1 декабренә кадәр эшләп бетерергә күрсәтмә бирелде.