The acting president of the Republic of Tatarstan Rustam Minnikhanov discussed questions of development of republican monotowns with the CEO of non-profit organization "Fund of Development of Monotowns" Dmitry Skrivanov

12 May 2015, Tuesday

2015 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашу уздырды.

Очрашу барышында Яшел Үзән һәм Яр Чаллы моношәһәрләре икътисадларын  диверсификацияләү максатларында гамәлгә ашыручы инвестицияле проектлар каралды, һәм шулай ук республика моношәһәрләренә ярдәм итү кысаларында Татарстан Республикасы һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды арасында хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Дмитрий Скриванов тарафыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән моношәһәрен үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешүгә кул кую тантанасы уздырылды.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International