ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында "Социаль хезмәтләрне җиткерүчеләр реестрында торучы СЮ ККОның дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүдә һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдә тәҗрибәсе" темасына Татарстанның социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларының (СЮ ККО) иң яхшы тәҗрибәләре буенча семинар булып узды. Семинар 60 артык коммерциягә карамаган оешма вәкилен, социаль эшкуарларны, ресурс үзәкләре, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль районнар вәкилләрен туплады.

Анда төп доклад белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге (СӨИҮ) җитәкчесе Антон Дыганов чыгыш ясады.

Чыгышлар тәмамланганнан соң семинар эше дискуссияләр мәйданчыгы рәвешендә дәвам итте, анда, шул исәптән, анкета сорауларына җавап алу нәтиҗәләре әйтелде. Мисал өчен, СЮ ККО очрый торган проблемаларның берсе – ул ММЧ ягыннан алар эшчәнлегенә теләктәшлек дәрәҗәсенең түбән булуы. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 13-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Җитештерүчәнлек лидерларының II Россия конгрессы (алга таба – Конгресс) уздырылачак.

Конгресс (элек Россия Линн-форумы – 2006-2015 елларда) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерү системаларын җәелдерү буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләре буенча тәҗрибә уртаклашуның әйдәп баручы мәйданчыгы булып тора. Конгресс программасында "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру: иң яхшы идарә тәҗрибәләре" пленар утырышы, семинарлар, сессияләр, тренинглар, мастер-класслар, шулай ук Хезмәт җитештерүчәнлеге лидерлары конкурсының (алга таба – Конкурс) ярышлар программасы планлаштырылган, ул 2011 елдан башлап үткәрелә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конгрессны оештыручы – "Лиин-форум. Сакчыл җитештерү профессионаллары"  төбәкара иҗтимагый хәрәкәте (т. 8 800 2000 915, profi@leanforum.ru, www.leanforum.ru).

 

Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында "Минем документлар" (КФҮ) яңа хезмәтләр күрсәтү үзәген ачу тантанасы булды. Офис түбәндәге адреста урнашкан: Казан ш., Коләхмәтов ур., 25 й., 1 корп.

КФҮ Мәскәү филиалы "бер тәрәзә" принцибы буенча мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтәчәк.

КФҮ офисында мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү өчен 23 тәрәзә каралган.

КФҮ Мәскәү филиалының эш режимы: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе – 8.00 сәгатьтән 17.00 кадәр, сишәмбе – 8.00 сәгатьтән 20.00 кадәр, пәнҗешәмбе – 8.00 сәгатьтән 19.00 кадәр, җомга – 7.00 сәгатьтән 16.00 кадәр.

КФҮ http://mfc16.tatarstan.ru сайтында әлеге филиал эше турында тулырак мәгълүматлар белән танышырга һәм КФҮ универсаль белгеченә алдан язылырга мөмкин.

 

"Изоляцияле труба заводы" АҖ компаниясе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелә торган Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең 15 нче резидентына әверелде. Федераль законнар нигезендә аталган реестрга язу кертелгән датадан башлап юридик зат социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория резиденты булып таныла.

"Изоляцияле труба заводы" АҖ "Елына 72 000 тонналык куәт белән корыч трубалар җитештерүнең энергия ягыннан нәтиҗәле автоматлаштырылган технологияләрен эшләү һәм елына 46 000 тоналлык куәт белән корыч трубаларга ышанычлылыгы арттырылган яклагыч каплама каплау" инвестиция проектын тормышка ашыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International