ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

Дәүләт власте федераль органнарының  дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук  2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән  «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

2 февральдә икътисад министры  Артём Здунов  «Структур реформалар һәм тотрыклы икътисади үсеш приоритетлары» юнәлеше буенча   Алексей  Кудрин рәислегендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисади совет эш төркеменең дүртенче утырышында катнашты.  Утырышның темасы — «2024 елга кадәр бюджет сәясәтен чикләүләр һәм озак вакытлы перспективага бурычлар».

2017 елның 15-16 сентябрендә Россия Федерациясе субъектларының балансланган социаль икътисади үсешен тәэмин итүгә, регионнарның социаль-икътисади торышында регионара дифференциацияләнгән дәрәҗәне кыскартуга һәм яшәү сыйфатына юнәлтелгән «Россия регионнары үсешенең иң яхшы практиклары» форумы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International