1984 елның 26 августында Казанда туган.
А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган (2006 ел).
2006 елдан 2008 елга кадәр – коммерция оешмаларында эшләгән.
2008 елдан алып 2010 елга кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов районы администрациясе» муниципаль учреждениесенең 1 категориясе белгече.
2010 елдан 2011 елга кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» муниципаль учреждениесенең әйдәп баручы белгече.
2011 елда – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» муниципаль учреждениесенең баш белгече.
2011 елдан 2016 елга кадәр – Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының Казан шәһәрендәге дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе урынбасары.
2016 елдан 2019 елга кадәр – Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының Казан шәһәрендәге дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе.
2019 елның декабреннән 2021 елның маена кадәр – җитәкче урынбасары – Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының Казан шәһәрендәге дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе.
2021 елның 26 маеннан – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе.
«Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы хезмәтләр өчен» (2016 ел) медале белән бүләкләнгән.