Инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру турында шартнамәләр төзү

1. Дәүләт хезмәте исеме

Инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе

Инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә (алга таба - шартнамә).

Шартнамә төзүдән баш тарту турында хәбәр (баш тарту сәбәбе күрсәтелә).

 

3. Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген исәпкә алып, туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе кануннарында каралган очракта дәүләт хезмәте күрсәтү срогын туктатып тору, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты

Дәүләт хезмәте күрсәтү Министрлыкка дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза тапшырылган көннән 40 эш көне эчендә башкарыла.

Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы туктатылу каралмаган.

 

4. Дәүләт хезмәтен һәм хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган норматив хокукый актлар нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган кирәкле документларның тулы исемлеге, мөрәҗәгать итүче тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру тәртибе.

4.1.  Инвестицияле проектка дәүләт ярдәме алуга гариза  (Регламентка 1нче Кушымта).

4.2. Инвестицияле проектның бизнес-планы.

4.3. Тармак Министрлыгы бәяләмәсе.

4.4. Әйләнә-тирә мохитне саклау турында эксперт органнары бәяләмәсе.

4.5. Соңгы ике финанс елы өчен һәм соңгы хисап датасына кабул ителүе турында Федераль салым органының Татарстан Республикасы буенча Территориаль органының тамгасы куелган бухгалтер баланслары һәм табыш һәм зыянга эшләү турында хисап документлары.

4.6.  Моннан алдагы һәм агымдагы еллар өчен бухгалтер хисапларына аудитор бәяләмәсе.

4.7. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлардан моннан алда кайтарылу нигезендә бирелгән акчалар буенча түләнмәгән бурыч булмау турында белешмә (инвестицияле проектны гамәлгә ашыручы предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры имзасы куелып, ирекле формада языла).

4.8. Ел башыннан һәм дәүләт ярдәмен алуга гариза тапшыру срогына кадәрге периодта үз акчаларының булуы турында белешмә (агымдагы елның үткән кварталлары өчен бухгалтер баланслары белән раслана).

4.9. Моннан алда бирелгән дәүләт һәм муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр турында белешмә (инвестицияле проектны гамәлгә ашыручы предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры имзасы куелып, ирекле формада языла).

4.10. Хезмәт хакын түләү буенча бурычларның булмавы һәм хезмәт хакының Россия Федерациясе буенча уртача тармак һәм уртача республика күрсәткеченнән дә ким булмаган дәрәҗәдә булуы һәм хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакларының Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь кулланучылык бюджетыннан да түбән булмавы турында белешмә  (инвестицияле проектны гамәлгә ашыручы предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры имзасы куелып, ирекле формада языла).

4.11. Алынмый калган салым төрләре һәм суммалары буенча, һәм шулай ук проектны гамәлгә ашыру еллары буенча кварталларга бүленгән, предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры имзалаган  исәп-хисап.

4.12. Предприятие җитәкчесе имзалаган шартнамә.

4.13. Инвестицияле проектны гамәлгә ашыру өчен яңадан булдырыла (алына) торган мөлкәтнең предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры тарафыннан имзаланган исемлеге.

4.14. Инвестицияле проектны гамәлгә ашырудан Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына өстәмә салым керемнәренең предприятие җитәкчесе һәм баш бухгалтеры тарафыннан имзаланган исәп-хисабы.

4.15. Предприятиегә күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең барлык формалары турында белешмә.

4.16. Оешманың гамәлгә куелуы документлары.

Кәгазь документлар ике нөсхәдә, шартнамә биш нөсхәдә бирелә.

Дәүләт хезмәтен алуга гариза бланкын гариза бирүче Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формадагысы Министрлыкның рәсми сайтына урнаштырылган.

Гаризаны һәм аңа теркәлгән документларны гариза тапшыручы кәгазь формада түбәндәге ысулларның берсен кулланып тапшыра (юллый) ала:

шәхсән үзе (ышанычнамә нигезендә гариза бирүче исеменнән эш итүче зат);

почта элемтәсе аша иясенә тапшырылу турында белдерү кәгазе беркетелгән  заказлы хат.

Гариза тапшыручы тарафыннан гариза һәм документлар шулай ук  көчәйтелгән квалификацияле  электрон имза куелган электрон документ шәкелендә гомум ачык мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, шул исәптән  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталы, аша дә тапшырыла (юллана) ала.

  

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Документларны кабул итүдән баш тарту каралмаган.

 

6. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен түләнә торган дәүләт пошлинасын яисә башка тәләүләрне алу тәртибе, күләме һәм аларны алу өчен нигез

Дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә.

 

7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган дәүләт хезмәте өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм түләүне алу өчен нигезләр, шул исәптән әлеге түләү күләмен санап чыгару методикасы турында мәгълүматны кертеп

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләрне күрсәтү таләп ителми.

 

8.  Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, һәм шулай ук аларның вазыйфаи затларының  карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Дәүләт хезмәте алучы Министрлыкның,  Министрлыкның вазыйфаи затының, Министрлыкның дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) судка кадәр шикаять белдерергә хокуклы.

Шикаять Министрлыкка бирелә, ә Татарстан Республикасы икътисад министры карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) карата шикаять белдерелгән очракта – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына.

  

9. Элемтә өчен мәгълүмат

Министрлыкның урнашу урыны: Казан ш., Мәскәү ур., 55.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр. Җәмәгать транспортында «Камал Театры» яки «Париж Коммунасы урамы» тукталышына кадәр барасы:

- автобуслар № 1, 2, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 71,72, 74, 91;

- 3, 5, 7 нче троллейбуслар.                 

Керү пропуск һәм (яки) шәхесне раслаучы документ аша.

Министрлыкның икътисадый анализ һәм проектлы идарә бүлегенең белешмә өчен телефоннары: 524-91-34, 524-91-35, 524-90-24.

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 апреле, 12:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International