Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән һәм (яки) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына грантлар

Конкурс сайлап алу турында белдерү социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яки) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яки) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – мөрәҗәгать итүче) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс үткәрү турында игълан итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яисә) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында» 12.10.2021 № 971 карарына ярашлы рәвештә үткәрелә (алга таба – тәртип).

Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр эш көннәрендә (пн-чт 9:00дән 18:00гә кадәр, пт 9:00дән 17:00гә кадәр, төшке аш тәнәфесе 12:00дән 12:48гә кадәр) Казан шәһәре, Петербург урамы, 28нче йорт, 3нче кат адресы буенча кабул ителә. Гариза бирү өчен алдан «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре " сайтында язылырга мөмкин (https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/identity/

Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яисә) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – сайлап алу)Субсидияләр рәвешендә грантлар бирү өчен конкурс сайлап алу үткәрү турында игълан

«Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яисә) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.10.2021 № 971 карары (ред. от 18.08.2023)

1 нче кушымта

2 нче кушымта

3 нче кушымта

Конкурс нәтиҗәләре

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International