КОНТРОЛЬ ҺӘМ КҮЗӘТЧЕЛЕК ЭШЧӘНЛЕГЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮНЕ КООРДИНАЦИЯЛӘҮ БҮЛЕГЕ

назад

Бүлекнең функцияләре һәм бурычлары:
1. Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм камилләштерү буенча дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары (алга таба – контроль (күзәтчелек органнары) эшчәнлеген координацияләү.
2. Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә контроль (күзәтчелек) органнарының үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләү.
3. Татарстан Республикасында региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләре һәм контроль (күзәтчелек) органнары исемлеген алып бару.
4. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү процессларына методик ярдәм күрсәтү максатларында региональ дәүләт контроленең (күзәтчелегенең), муниципаль контрольнең нәтиҗәлелеген мониторинглау.
5. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау чаралары кысаларында контроль (күзәтчелек) органнары эшчәнлеген методик тәэмин итү.
6. «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру»максатчан моделен Татарстан Республикасында гамәлгә кертүне оештыру һәм координацияләү.
7. Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларын әзерләү.
8. Мәҗбүри таләпләрне үз эченә алган норматив хокукый актлар исемлеген контроль (күзәтчелек) органнары сайтларында урнаштыру һәм Саклап калу мониторингы.
9. Региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең (күзәтчелекнең) нәтиҗәлелеге турында, Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында һәм контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан әзерләнә торган мондый контрольнең нәтиҗәлелеге турында докладларны әзерләү, раслау һәм урнаштыру эшен оештыру.
10. Планлы тикшерүләр үткәрү планын раслаганда контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан аларны куллану куркынычлыклары (класслары) категорияләрен раслау буенча норматив хокукый актлар кабул итү буенча контроль (күзәтчелек) органнары эшчәнлеген мониторинглау һәм координацияләү.

Даминова Гузель Рустам кызы
КОНТРОЛЬ ҺӘМ КҮЗӘТЧЕЛЕК ЭШЧӘНЛЕГЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮНЕ КООРДИНАЦИЯЛӘҮ БҮЛЕГЕ
Даминова Гузель Рустам кызы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 524-91-26
Email:
Әйдәп баручы киңәшче
Мамиев Илькин Марифат оглы
Телефон:
(843) 524-91-25
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International