ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАЛАРЫН ГАМӘЛГӘ АШЫРУНЫ КООРДИНАЦИЯЛӘҮ БҮЛЕГЕ

назад

Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны координацияләү бүлеге, аңа йөкләнгән функцияләр нигезендә, түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

1. Татарстан Республикасы территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының, Татарстан Республикасы оешмалары һәм предприятиеләренең катнашуы буенча эшне координацияли;

2. Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасының федераль программаларда катнашу мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына җибәрелгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлешен чагыштыра;

3. Дәүләт программалары проектларына дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү структураларының, эчтәлегенең, индикаторларының законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килүенә экспертиза үткәрә;

4. Бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбеннән финанслана торган дәүләт программалары, федераль программалар исемлекләрен билгеләнгән тәртиптә формалаштыра;

5. Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт программаларын һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә мониторинг һәм анализ ясый;

6. Дәүләт программаларын эшләү, кабул итү һәм гамәлгә ашыру тәртибен билгели торган норматив хокукый актлар, Татарстан Республикасы территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыру тәртибен, шулай ук бүлек компетенциясенә карый торган башка документларны эшләүне һәм экспертиза үткәрүне гамәлгә ашыра.

7. Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт программаларын һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмати-аналитик материаллар әзерли;

8. Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт программаларын һәм федераль программаларны эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашучыларны методик һәм мәгълүмати тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

 9. Бүлек эшчәнлеге өлкәсенә кертелгән мәсьәләләр буенча закон чыгару һәм башка норматив хокукый актлар проектларын әзерли.

Корчашкина Гульнара Салахутдин кызы
Телефон:
(843) 524-91-77
Калинина Елена Николаевна
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 524-90-47
Email:
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 524-90-46
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International