Көндәшлекне үстерү бүлеге

назад

Кече һәм урта эшкуарлык базарларын үстерү секторы

Функцияләре:

– Татарстан Республикасында конкурентлык сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру;

– Министрлык ихтыяҗлары өчен сатып алу эшчәнлеген алып бару;

– кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү чараларын финанслау өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчаларыннан бүлеп бирелгән финанс ресурслары белән аларның билгеләнгән тәртибе нигезендә эш итү;

– Татарстан Республикасының Электрон товар-мәгълүмат системасы эшен тәэмин итү;

– илкүләм һәм региональ социаль-икътисадый, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буенча республика һәм муниципальара инвестиция программаларын һәм үсеш программаларын эшләү, үтәү һәм алып баруны координацияләү;

– дәүләт заказы өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнарын һәм формаларын камилләштерү, Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын рациональ файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләү;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;

– кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең финанс, икътисадый, социаль һәм башка күрсәткечләренә һәм аны үстерү чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә анализ ясау, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясен, концепцияләрен һәм фаразларын эшләү;

– дәүләт заказы мәсьәләләре буенча министрлыклар, ведомстволар, дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре, республиканың башка оешмалары эшчәнлеген координацияләү өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү;

– кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә координацияләү һәм киңәшләшү органнары булдыру турында тәкъдимнәр кертү;

– Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләү өчен тәкъдим ителә торган күрсәткечләрне формалаштыруда катнашу;

– эшкуарлык эшчәнлеген пропагандалау һәм популярлаштыру буенча тәкъдимнәр кертү;

– эшкуарлык үсешенә комачаулый торган нигезсез административ киртәләрне бетерү буенча дәүләт чараларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашу;

– кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле органы исеменнән федераль хакимият органнарына гаризалар, хисаплар, шулай ук мәгълүмати материаллар әзерләү;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәнфәгатьләрен чагылдырган коммерциячел булмаган оешмалар һәм аларның структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итүне гамәлгә ашыру;

– Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү проблемалары буенча фәнни-тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыруны оештыру;

– җирле үзидарә органнарын методик яктан тәэмин итү һәм аларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чараларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү;

– Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан ярдәм алган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрын билгеләнгән тәртиптә алып бару;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларының икътисадый, статистик, җитештерү-технологик, хокукый һәм башка мәгълүмат алуны тәэмин итә торган мәгълүмат системасын формалаштыру эшен оештыру.

Сакмарова Марина Сергеевна
Көндәшлекне үстерү бүлеге
Сакмарова Марина Сергеевна
Телефон:
(843) 524-91-59
Email:
Зиннатуллина Эльвира Раиф кызы
Әйдәп баручы консультант
Телефон:
524-91-59
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International