Сектор икътисадны, гражданнар оборонасын һәм гадәттән тыш хәлләр режимын мобилизацияле әзерләү, Министрлыкта дәүләт серен саклауны тәэмин итү һәм запаста торучы Министрлык хезмәткәрләрен исәпкә алу һәм броньга кую өчен оештырылган.
Секторның функцияләре:
- Министрлык компетенциясе нигезендә Татарстан Республикасы икътисадының мобилизацион планын формалаштыруда катнашу;
- мобилизацион әзерлек һәм Министрлыкны хәрби шартлардагы эшкә күчерү буенча; гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча; Министрлыкта дәүләт серен саклауны тәэмин итү; Министрлык хезмәткәрләрен хәрби исәпкә алу һәм броньга куюны тәэмин итү чаралар планын эшләүне оештыру;
- Министрлыкның мобилизацион әзерлек чараларын үтәүне планлаштыру һәм контрольдә тоту, әлеге мәсьәлә буенча еллык доклад әзерләү;
- хәрби шартлардагы эшкә күчерү һәм Министрлыкта мобилизацияләү планын үтәү буенча өйрәнүләр үткәрү;
- Министрлыкта яшерен эш башкару һәм дәүләт серләрен тәшкил итүче белешмәләрне саклау.