Бүлек түбәндәгеләрне тәэмин итә:
- Министрлык балансында булган һәм башка оешмалардан Министрлык аппараты ихтыяҗлары өчен арендага алына торган биналарны һәм корылмаларны эксплуатацияләүне;
- Министрлык җиһазларын һәм мебельләрен гел төзәтеп торуны;
- Министрлык аппаратында дәүләт һәм хезмәт серен, матди кыйммәтләр, мөлкәт һәм инвентарьларны саклау өчен шартлар тудыру буенча техник чаралар үткәрү;
- экспедиция (йөкләрне, материалларны, җиһазларны һ.б. китерү) һәм склад (саклау) эшчәнлеге, транспорт хезмәте күрсәтү.
Бүлек түбәндәгеләрне оештыра:
- Министрлык биналарын саклауны;
- проектлау-смета, эзләнү һәм агымдагы һәм капиталь ремонтның башка төрләрен башкару.
Бүлек түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
- Министрлык аппаратын матди-техник тәэмин итү һәм хуҗалык хезмәте күрсәтү;
- Министрлыкның хезмәт биналарының һәм инженерлык корылмаларының торышын контрольдә тоту, шулай ук төзелеш һәм монтаж эшләрен башкарганда контрольлек итү;
- товар-матди кыйммәтләрне складка кабул итү, инструкцияләр нигезендә алар буенча исәпкә алу һәм хисаплылык эшен алып бару;
- финанс исәбе һәм хисап бүлеге белән берлектә планлы товар-матди инвентаризация үткәрү.