Индикатив идарә итү бүлеге

назад

Бүлек дәүләт идарәсенең түбәндәге функцияләрен гамәлгә ашыруда катнаша:

Социаль-икътисадый программалаштыру (01.01);
Озак сроклы этапка социаль-икътисадый программалаштыру (01.01.1);

Планлаштырыла торган елга социаль-икътисадый программалаштыру (01.01.2).

Бүлек үзенә йөкләнгән функцияләр нигезендә түбәндәге вәкаләтләрне үти:

1. Ел саен индикатив идарә системасы кысаларында үзләренә беркетелгән функцияләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына беркетелгән идарә функциләре буенча дәүләт йөкләмәсен төзи, аның үтәлешенә анализ ясый.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең хисап елындагы нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ирешелгән күрсәткечләр һәм аларның 3 еллык планлаштырылган күрсәткечләре турында Татарстан Республикасы Президенты доклады проектын әзерли, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ирешелгән күрсәткечләргә агымдагы мониторинг һәм анализ ясый.

3. Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планы проектын эшли, аның үтәлешенә мониторинг үткәрә һәм анализ ясый, аны гамәлгә ашыру барышы турында җыелма мәгълүмат әзерли.

Гатауллина Ләйсән Ринат кызы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
524-91-82
Геваргиз Валерия Юрий кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 524-91-75
Email:
Ибрагимова Снежана Владимир кызы
Телефон:
(843) 524 91 76
Email:
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 524 91 83
Email:
Гарипова Рузилә Рәмис кызы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International