Функцияләр:
- Министрлыкта эшли торган мәгълүмат тапшыруның локаль челтәрен администрацияләү,
- мәгълүмат тапшыруның локаль челтәрен, мәгълүматлар базасын техник яктан тәэмин итү, Министрлыкта мәгълүматларның конфиденциальлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру,
- Министрлыкның оештыру техникасы һәм исәпләү техникасы чараларын, шулай ук аларда билгеләнгән программа тәэминатын тәэмин итү;
- Министрлыкның, эчке телефон станциясенең структур кабельле челтәренең һәм Министрлыкның элемтә чараларының эшкә сәләтлелеген тәэмин итү;
- мәгълүматлар саклауны һәм эшкәртүне оештыру, әлеге структур бүлекчәләрнең мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү һәм аларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен чаралар үткәрү,
- Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының, Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының мәгълүмат ресурсларыннан һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башка органнарының мәгълүмат ресурсларыннан файдалануны тәэмин итү,
- Министрлыкта мәгълүмати куркынычсызлык сәясәтен яраштыру һәм алга таба да тиешле торышта тоту,
- ведомство буйсынуындагы оешмаларда мәгълүматны яклау эшчәнлеген координацияләүне гамәлгә ашыру,
- файдалану мөмкинлеге системасын мониторинглау,
- Министрлыкта системалы һәм гамәли программа белән тәэмин итү фонды булдыру һәм ярдәм итү,
- белешмәләрнең хокукый базаларын тутыру һәм актуальләштерү процессын техник яктан тәэмин итү,
- Министрлык коллегияләре утырышларын, Министрлыкта үткәрелә торган аппарат һәм оператив киңәшмәләрне техник яктан тәэмин итү.