Функцияләре:
-Министрлыкта эшчәнлек башкаруны оештыру;
- эшчәнлек башкаруны рациональ билгеләү чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү;
- Министрлыкның структур бүлекчәләрендә эшчәнлек башкаруда методик ярдәм күрсәтү;
- Министрлыкның структур бүлекчәләрендә эшчәнлек башкаруны контрольдә тотуда катнашу;
- җитәкчелеккә документлар әйләнеше буенча хисаплар әзерләү;
- Министрлык архивы эшен оештыру;
- гамәлдәге нормативлар нигезендә Милли архивка документлар тапшыруга әзерлек;
- Министрлыкның фәнни-техник китапханәсе эшен оештыру;
- Министрлыкның структур бүлекчәләре тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм күрсәтмәләрен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләрен, министр һәм аның урынбасарларының, бгары торучы федераль хакимият органнары йөкләмәләре үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итү;
- контроль йөкләмәләрне үтәү буенча Министрлыкның структур бүлекчәләренең эш башкару дисциплинасы турында хисаплар әзерләүне гамәлгә ашыру;
- Министрлыкка гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү, теркәү, үзәкләштерелгән нигездә исәпкә алуны тәэмин итү;
- Министрлыкның структур бүлекчәләре тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш башкару дисциплинасын тикшереп торуны гамәлгә ашыру;
- бүлеккә беркетелгән Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен эш башкару дисциплинасы индикаторларын үтәү.