МӘГЪЛҮМАТ РЕСУРСЛАРЫ ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БҮЛЕГЕ

назад

Бүлек идарә карарларын кабул итү өчен Татарстан Республикасы дәүләт заказы кысаларында билгеләнә торган күрсәткечләр составы буенча республика муниципаль берәмлекләренең, хуҗалык итүче субъектларның социаль-икътисадый хәлен характерлаучы белешмә базаларын формалаштыру һәм актуальләштерү функциясен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлегендә мәгълүмат нигезе сыйфатында җаваплы булып тора.

Бүлек үз компетенциясе чикләрендә түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

- Комитетның Вәзгыятьләр үзәгенең мәгълүмати-аналитик модельләрен эшләү, модификацияләү, Комитет бүлекләре тарафыннан социаль-икътисадый мониторинг уздыру өчен мәгълүматларның мәгълүмати-аналитик базаларын формалаштыру буенча программа чараларын эшләү, җайлаштыру;

- товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр динамикасын кертеп, Татарстан Республикасы дәүләт заказы кысаларында билгеләнгән күрсәткечләр составы буенча республика муниципаль берәмлекләренең, хуҗалык субъектларының социаль-икътисадый хәлен характерлаучы белешмәләр базасын актуальләштерү;

- социаль-икътисадый мониторинг үткәрү өчен кирәкле каталогларны, белешмәлекләрне актуаль хәлдә тоту;

- республика муниципаль берәмлекләренең, хуҗалык субъектларының социаль-икътисадый хәлен характерлаучы мәгълүмат ресурсларын булдыру, актуаль хәлдә тоту;

- белешмә бюллетеньнәр һәм башка мәгълүмати-аналитик басмалар өчен таблица материаллары булдыруны тәэмин итү;

- мәгълүмат ресурсларын формалаштыруга Татарстан Республикасы дәүләт заказын кабул итү өчен кирәкле чаралар комплексын эшләүдә (фаразлауда) һәм гамәлгә ашыруда  (планлаштыруда)  катнашу;

- республика муниципаль берәмлекләренең, хуҗалык субъектларының социаль-икътисадый хәлен характерлаучы күрсәткечләр составын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- мәгълүмат ресурсларының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын да кертеп, Комитетта уздырыла торган чараларны технологик яктан тәэмин итү: мәгълүматлар базасына керү хокукының чикләнгән булуын тәэмин итү, мәгълүмат ресурсларын резервка күчерү, кулланучыларның эш урыннарында  вируска каршы программаларны автоматлаштырылган нигездә көйләү, законнар һәм норматив-хокукый актлар нигезендә Мәгълүмати иминлек комитетының мәгълүмати иминлек буенча башка чараларын тәэмин итү;

- мәгълүмат базалары белән идарә итү системаларын (СУБД) урнаштыру һәм җайлаштыру, мәгълүмат базаларына чикләнгән керү мөмкинлеген тәэмин итү;

- Татарстанстат белән берлектә эшләнә торган мәгълүмати-аналитик мәгълүматларны әзерләү һәм тапшыру технологияләрендә бердәм техник сәясәт үткәрү;

- Комитетның башка структур бүлекчәләрендәге белгечләрне кулланыла торган программа чараларын файдалану һәм алар белән эш итү буенча укыту;

- Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарының, юридик затларның Бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча хатларын карау һәм алар буенча җаваплар әзерләү;

- Татарстан Республикасы Президенты указлары, күрсәтмәләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре, башка норматив-хокукый актлар һәм Комитет нигезләмәсендә билгеләнгән, Бүлек компетенциясенә керә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыру;

- Бүлек эшчәнлеге өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча киңәшмәләрдә, махсуслаштырылган конференцияләрдә, семинарларда катнашу;

- Хезмәт тәртибенең үтәлеше, хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр, инструкцияләр, иминлек техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү.

Бахусова Елена Анатольевна
Телефон:
(843) 222 88 14 (доб.205)
Email:
Колсанова Татьяна Николаевна
Телефон:
(843) 524-91-90
Email:
Павлова Анна Сергей кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 222-88-15(доб.313)
Email:
Гарифуллина Ләйсән Гафиятулла кызы
Телефон:
(843) 222-88-15
Email:
Петрова Ольга Алексей кызы
Төп киңәшче
Телефон:
8 (843) 2228815 доп.212
Email:
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
(843) 222-88-15
Email:
Гыйлемҗанова Резеда Илдар Кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
8(843) 2228814 доб.306
Email:
Розанова Эльвира Шамил кызы
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International