1969 елның 5 ноябрендә Казанда туган.
Белеме: «икътисад һәм социаль планлаштыру» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (1991 ел.) тәмамлаган.
1989-1990 елларда – Казан шәһәренең Совет районы финанс бүлегендә салым буенча ревизор-инспектор.
1990-1993 елларда – Казан шәһәренең Совет районы буенча Дәүләт салым инспекциясенең өлкән дәүләт салым инспекторы, баш дәүләт салым инспекторы.
1993-1994 елларда – Казан шәһәре буенча Дәүләт салым инспекциясендә өлкән дәүләт салым инспекторы.
1994-1996 елларда – Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча Дәүләт салым инспекциясе бүлеге башлыгы.
1996-1997 елларда – Казан шәһәре Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары.
1997-1998 елларда – ТР Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, рәиснең беренче урынбасары.
1998-2007 елларда – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2007-2009 елларда – Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.
2009-2010 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе.
2010 елда – ТР Президенты ярдәмчесе. 2010-2014 елларда – ТР икътисад министры.
2014-2017 елларда – Россия Банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе.
2017-2020 елларда – ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
2020 елның 21 февраленнән башлап – Татарстан Республикасы икътисад министры.
2020 елның 18 сентябреннән-Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры.
Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. Икътисад фәннәре докторы.
РФ Салым һәм җыемнар министрлыгы Мактау грамотасы, Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Мактау грамотасы, «Салымнар һәм җыемнар буенча РФ министрлыгы отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе, ТР Премьер-министры Рәхмәт хаты, ТР Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден-медале белән бүләкләнгән.