Игълан

"ИК»ТФБ Финанс" ҖЧҖнең ышанычлы идарә шартнамәләрен өзгән гражданнар мәсьәләсен хәл итү турында

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «ИК «ТФБ Финанс» ҖЧҖ клиентлары белән хезмәттәшлек кысаларында, «Татфондбанк»ҖАҖдә ачылган счетларга акча җибәрү белән ышанычлы идарә шартнамәләрен өзү очраклары ачыкланды.

Ышанычлы идарә шартнамәләрен өзү нәтиҗәсендә кире кайтарылган акчалар статусы турында мәгълүмат булмау сәбәпле, мондый гражданнар АСВ исеменнән һәм аның хисабына эшләүче банк-агентлар аша иминият акчасын ала алмады, шулай ук кредиторлар реестрына керә алмады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, АСВ белән берлектә, эш башкарды, аның нәтиҗәләре буенча мондый гражданнар инде бүген үк иминият кайтару суммасы чикләрендә (1,4 млн.сумга кадәр) акча алырга хокуклы.

Хәзерге вакытта реестр төзелде, анда 327,7 млн.сумлык 421 өзелгән килешү турында мәгълүмат кертелгән.

«Татфондбанк» ГАҖнең банк операцияләрен башкаруга мораторий керткәнче ышанычлы идарә шартнамәләрен өзгән гражданнар әлеге реестрда өзелгән килешү турында мәгълүмат бармы, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «кайнар линия» телефоны (843) 524-90-90 телефоны буенча акча алу өчен гамәлләр тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

Соңгы яңарту: 2022 елның 10 марты, 14:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International