«Лизинг-грант» чарасы

Бу конкурс нигезендә бирелә торган техника яки җиһазлар алуга лизинг килешүе буенча аванс түләүләренең бер өлешен түләү рәвешендәге субсидия. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы техника яки җиһазлар паркы сатып алуга тотылган максатчан чыгымнарның бер өлешен конкурс сайлап алуында җиңүчегә компенсацияли.

Субсидияләр бирелә:

1. Эшмәкәрлекнең яңа башлаучы субъектларына (теркәү вакыты 1 елдан кимрәк) лизинг килешүе суммасының 45% күләмендә, әмма 1 млн. сумнан артмый;

2. Гамәлдәге эшкуарлык субъектларына (теркәлү срогы 1 елдан артык) лизинг килешүе суммасының 30% күләмендә, әмма 3 млн. сумнан артык түгел;

Нормативно-правовые акты

«Субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында»2013 елның 19 июнендәге 416 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары.

Соңгы яңарту: 2022 елның 6 сентябре, 10:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International