ТР Икътисад министрлыгында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Республиканың муниципаль берәмлекләре һәм иҗтимагый советлары вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары закон чыгару яңалыклары һәм бизнеска ярдәм итү инструментлары турында фикер алышты.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 4 мартындагы 316 номерлы карары нигезендә, бизнес үтенече буенча 2021 ел азагына кадәр акциз товарлары белән сәүдә итүче эшкуарларга ярдәм алу мөмкинлеге озайтылган.
Сүз кунакханәләр, кафе һәм рестораннар турында бара, чөнки алар пандемия һәм чикләү чаралары вакытында югалтулар кичергән. Алкоголь сатуга лицензиясе булган эшкуарлар финанс ярдәменә исәп тота алмады, әмма бизнеска ярдәм чаралары пакеты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елның җәендә бу чикләүне гамәлдән чыгарды. Хәзер норма агымдагы ел ахырына кадәр озайтылган.
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 11 мартындагы 350 номерлы карарына да кул куелган, аның нигезендә моношәһәрләрдә урнашкан алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына инвестицияләр күләме һәм булдырылган эш урыннары саны буенча таләпләрне үтәү срогын озайтачаклар.
Элеккеге кагыйдәләр буенча йөкләмәләрне үтәү турында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә теркәлгәннән соң беренче ел үткәч хисап тотарга кирәк иде. Хәзер исә моны ике елдан соң да эшләргә рөхсәт ителә. Карар 2019 елның 1 апреленнән 2021 елның 31 декабренә кадәр резидент статусын алган һәм алачак компанияләргә кагыла. Аларның эш чоры COVID-19 белән бәйле чикләүләргә туры килде, бу исә аларның хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясады. Карар эшкуарларга пандемиянең икътисадый нәтиҗәләрен тизрәк җиңәргә, җитештерү куәтләрен торгызырга һәм инвестиция проектларын яңадан башлап җибәрергә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте туристлык буенча кешбэк программасын яңадан башлап җибәрә, ул Россия буенча турлар сатып алу өчен акчаларны өлешчә кайтаруны күздә тота. Аның яңа, инде өченче этабы 2021 елның мартында башланып китте. Хөкүмәтнең бу максатларга 2 млрд. сум бүлеп бирү турында 2021 елның 13 мартындагы 590-р номерлы күрсәтмәсе имзаланган.
Утырышта шулай ук республика предприятиеләре һәм оешмаларының «ФОТ 3.0» программасында катнашуына үз вакытында мониторинг үткәрү кирәклеге дә билгеләп үтелде.