Татарстан эшкуарлары урыннарда ярдәм итүнең барлык чаралары турында түләүсез консультация алырга мөмкин

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен уңайлы инфраструктура булдырылды – республиканың 44 муниципаль берәмлегендә һәм шәһәрләрендә даими нигездә ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды карамагындагы «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре эшли.

Төбәк вәкилләре урыннарда эшкуарлык эшчәнлегенең барлык этапларында – үз эшеңне ачу һәм үстерү өчен – шәхси эшкуарны рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алу буенча ярдәм итә.

Аерым алганда, белгечләр ташламалы финанслауны, субсидияләрне сайлап алу һәм җәлеп итү мәсьәләләре буенча, гариза рәсмиләштерүдән алып кирәкле документларны туплау өлешенә кадәр, бушлай һөнәри консультацияләр уздыра.

Төбәк вәкилләре республиканың үзмәшгуль халкы белән дә эшли. Әлеге категория гражданнар өчен иминият кертемнәрен түләү механизмнары, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү турында һөнәри консультацияләр бирелә.

Һәр муниципаль берәмлектә төбәк вәкилләренең элемтә өчен кирәкле мәгълүматларын  https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә яисә сылтама буенча табарга була.

Исегезгә төшерик, республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларыннан тиз арада файдалану һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен ФАСТТРЕК.РФ порталы эшли.  Портал уникаль практика булып тора, ул эшкуарларның дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алу дәрәҗәсен һәм тизлеген тәэмин итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли – кулланучының «шәхси кабинетында» заявка бирергә һәм аны үтәү этапларын дистанцион рәвештә күзәтеп торырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International