Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә белдерелә торган зарури таләпләрнең җыелма исемлеге урнаштырылган.
Әлеге исемлектә эшкуарлар теге яки бу контроль (күзәтчелек) төре кысаларында аларга карата нинди таләпләр куелуы һәм тикшерү үткәргәндә нинди документларның каралуы, шулай ук теге яки бу зарури таләпләрне бозган өчен нинди санкцияләр билгеләнүе турында мәгълүмат белән таныша ала.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан тиешле исемлекне алып бару һәм актуальләштерү эше оештырылды. Әлеге чара эшкуарлар арасында артык документлар соратып алу очракларын бетерүгә юнәлдерелгән һәм тикшерүләр үткәрү процессын ачык итә.
Җыелма исемлек белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/profilaktika-narusheniy-obyazatelnih-trebovaniy.htm.