ТР Икътисад министрлыгы үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтергә планлаштыра. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.
Сибгатуллин үзмәшгуль гражданнар институтын үстерү мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте, бу КУЭ илкүләм проекты составында федераль проектларда чагылган. Тулаем алганда, Сибгатуллин сүзләренчә, 2021 елда федераль проектлар сизелерлек үзгәрешләр кичергән. Эшкуарлыкны үстерү дүрт юнәлеш буенча формалаштырылган, шуларның берсе – үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыру.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзмәшгульләр саны арту Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә, бу исә бизнес алып баруның әлеге формасының җәлеп итүчәнлеге һәм уңайлы булуы турында сөйли. Хәзерге вакытта республикада 112 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән инде. Аларның гомуми керем күләме 18,1 млрд. сумга җиткән, түләнгән салым суммасы – 490 млн.сумнан артык. Югары күрсәткечләр, һичшиксез, әлеге салым режимының республикада күләгәдә эш белән тәэмин итү өлешен киметергә ярдәм итүе турында сөйли.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда төп бурыч – гражданнарның әлеге категориясенә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм алга таба үстерү. Бу максатта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2020 елга түбәндәге ярдәм чаралары эшләнде: микрозаймнар; поручительлекләр; даими нигездә күргәзмә-ярминкә чаралары, форумнар, өйрәтү вебинарлары.
Шулай ук 2021 елда ярдәм итүнең финанс механизмнарын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, өстәмә рәвештә үзмәшгульләргә грант ярдәме дә кертеләчәк.
Моннан тыш, ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозайм шартларын үзгәрткән, аерым алганда, заем буенча минималь ставка киметелгән, шулай ук залог белән тәэмин итү шартлары да йомшартылган.
Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар 3 айдан 24 айга кадәр, табышка «Һөнәри керемгә салым» алына торган эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга гариза тапшыру вакытына 6% кадәр – РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез процент белән 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.