КУЭ илкүләм проекты 2021 елда сизелерлек үзгәрешләр кичергән

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.

Сибгатуллин үз чыгышын 2020 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыруга йомгак ясаудан башлады. Ул билгеләп үткәнчә, илкүләм проект, шулай ук бизнеска адреслы ярдәм күрсәтүнең федераль һәм региональ механизмнары эшкуарлар эшчәнлеген саклап калуга һәм мәшгульлекне торгызуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, бизнеска ярдәм итү чаралары ярдәмендә КУЭ субъектларында эшләүчеләр санын саклап кала алганнар – 2020 ел ахырына 533,3 мең кеше тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән бераз артыграк – 533,013 мең кеше.

2020 елда, шул исәптән илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында да, бизнеска ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга 1,5 млрд.сум – республика бюджетыннан, 0,5 млрд. сум федераль бюджет хисабына юнәлдерелгән.

Икътисад министры урынбасары Татарстан Республикасында КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төп күрсәткечләрне дә билгеләп үтте:

- 31,8 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык һәм үзмәшгульләр консультация ярдәме алган;

- КУЭның 175 субъекты экспортка чыгарылган;

- микрозаймнар портфеле күләме 1,1 мең берәмлеккә җиткән;

- Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләре ярдәмендә республика эшкуарлары 13,4 млрд. сумнан артык кредит финанславын җәлеп иткән;

- республикада 102,6 меңнән артык үзмәшгуль гражданин теркәлгән;

- 4,5 меңнән артык кеше бизнес алып бару нигезләренә өйрәнгән.

Р. Сибгатуллин ассызыклаганча, 2021 елда федераль проектлар сизелерлек үзгәрешләр кичергән. Эшкуарлыкны үстерү дүрт юнәлеш буенча формалаштырылган:

- үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыру – проект үзмәшгульлеккә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк;

- җиңел старт алу һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру – проект яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән;

- кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе – проект гамәлдәге бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән;

- адреслы сайлап алу механизмы һәм КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар тарафыннан ярдәм чараларын һәм махсус сервисларны дистанцион рәвештә алу мөмкинлеге булган цифрлы платформа булдыру – проект федераль дәрәҗәдә тормышка ашырылачак.

Үз чиратында, ярдәм чаралары өч төп юнәлешкә бүленгән: үзмәшгульләргә ярдәм итү, яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү (предакселерация) һәм эшләп килүче эшкуарларны үстерү (акселерация).

Агымдагы елда бюджетта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү өчен 1,2 млрд. сум каралган. Акча гамәлдәге финанс инструментларына тотылачак:

- микрозаймнар;

- поручительлек;

- кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү;

- азык-төлек һәм азык китерү бәясен субсидияләү;

- ташламалы лизинг РЛК.

Шулай ук 2021 елда ярдәмнең финанс механизмнарын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, агымдагы елда өстәмә рәвештә яңа финанс продуктлары кертеләчәк:

- социаль бизнеска грантлар;

- үзмәшгуль гражданнарга грантлар.

Азакта Рөстәм Сибгатуллин билгеләп узганча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан закон чыгару инициативалары формалаштырылган. Аерым алганда, Президент Р. Миңнеханов тарафыннан хупланган сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә республика законнарына үзгәрешләр кертү буенча закон проектлары эшләнгән:

- милеккә салым турында;

- транспорт салымы турында;

- салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында;

Закон проектлары ведомствоара килештерү уза, шуннан соң карап тикшерү өчен ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International