2021 елның гыйнварыннан 1 апреленә кадәр Росстат кече бизнесны исәпкә алачак. Кече бизнесны икътисадый исәпкә алу биш елга бер тапкыр уздырыла. Россия законы нигезендә, кече эшкуарлык вәкилләре өчен анда катнашу мәҗбүри булып тора.
Дәүләт өчен кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим. Икътисадый халык санын алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән барлык кече бизнес субъектлары 2020 елга үз эшчәнлекләре турында хисап бирергә тиеш.
Респондентлар анкетаны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (юридик затлар өчен – расланган хисап язуы һәм электрон имза булган очракта; шәхси эшкуарлар өчен – хисап язуы белән расланган очракта); Росстат сайтында (электрон имза булган очракта), шулай ук электрон документ әйләнеше операторларында 1 апрельгә кадәр тутыра ала.
Анкета кәгазьдә тутырылган очракта, аны шулай ук 2021 елның 1 апреленә кадәр шәхсән тапшырырга яки почта аша Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә дәүләт статистикасы бүлекләренә (бүлекчәләренә) җибәрергә кирәк.
Икътисадый җанисәпнең якынча нәтиҗәләре ел ахырында, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның беренче яртысында басылачак.
Кече һәм урта бизнесны икътисадый исәпкә алу «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә үткәрелә.