Татарстан проекты «Инновацияле бизнес-навигатор» конкурсында җиңүче булган

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Узган атнада «Инновацияле бизнес-навигатор 2020-2021» проектының финал чарасы узган, анда бөтен ил эшкуарлары акселератор кысаларында эшләнгән иң яхшы проектларын тәкъдим иткән.

Экспертлар жюрие презентацияләрне бәяләгән һәм җиңүчеләрне билгеләгән, алар үз идеяләрен тормышка ашыру өчен акчалата грантлар алачак. Җиңүчеләр арасына Татарстан Республикасы проекты да кергән.

Татарстан Республикасыннан проектта катнашу өчен 3 гариза бирелгән һәм аларның барысы да акселерация программасының белем бирү интенсивын уңышлы үткән. Шул ук вакытта 2 проект – «Старт» балалар спорт академиясе һәм «GetMeCar» кыска вакытлы аренда һәм махсус техника хезмәтләре онлайн биржа-агрегаты» – табышның уртача 2 тапкыр артуын күрсәткән һәм ДемоДнеда төбәк хакимият органнары, эре бизнес, потенциаль инвесторлар һәм фондлар алдында үз проектларын тәкъдир итү өчен чакырылган.

Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең «Старт» балалар спорт академиясе «Инновацияле бизнес-навигатор 2020-2021»  проектының финал чарасында икенче урын алган һәм бизнес-идеяне алга таба үстерү һәм тормышка ашыру өчен 250 мең сум күләмендә бүләк алган.

ДемоДнеда сәламләү сүзе белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы өчен бизнес-тирәлекне үстерү, эшкуарлыкка ярдәм итү процессларына этәргеч бирү мәсьәләләре иң мөһимнәрдән санала һәм «Инновацияле бизнес-навигатор» программасын оештыручыларга мондый инициативаларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Кече һәм урта бизнес эшчәнлеге республика икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, аның өлеше республиканың тулай төбәк продуктында чиректән артык тәшкил итә. «Инновацияле бизнес-навигатор» ярдәмендә эшкуарлар үз бизнесларын яңа дәрәҗәгә чыгару һәм финанс күрсәткечләрен яхшырту мөмкинлеген ала», – дип билгеләп үтте министр.

Исегезгә төшерәбез, «Инновацияле бизнес-навигатор 2020-2021» проекты кече һәм урта предприятиеләрне үстерүгә, чыгымнарны оптимальләштерүгә, төрле бушлай белем бирү һәм акселерация программаларын гамәлгә ашыру юлы белән конкурентлылык сәләтен арттыруга һәм капитализацияне арттыруга юнәлдерелгән масштаблы социаль инновация проекты. Проектны Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге гамәлгә ашыра.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International