ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык сегментында микрофинанс компанияләренең ТОП исемлегенә эләккән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Илкүләм рейтинг агентлыгы, Микрофинанс базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе (НАУМИР) белән берлектә, 2020 елда микрофинанс һәм микрокредит компанияләрен бәяләү буенча рейтинг проектын башлап җибәргән. 2020 елның 4 нче квартал йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнес өчен микрофинанс оешмалары арасында икенче урын алган, бары тик Краснодар краеннан гына калыша.

Рейтинг аларның эшчәнлек нәтиҗәләре буенча микрофинанс һәм микрокредит компанияләрен анкеталаштыруга нигезләнгән. Исемлек төзү сегмент компанияләре базарда биләгән төп өлкәләр буенча гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган елда Фонд Татарстан эшкуарларына 1,2 млрд. сумнан артык микрозайм белән ярдәм итте, төрле өлкә һәм тармаклардан, шул исәптән зыян күргән тармакларга эләкмәгәннәр өчен дә ташламалы финанслаудан файдалану мөмкинлекләрен арттырды.

Рейтинг күрсәткечләре МФО сегменты эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләрен динамикада, югары дәрәҗәдә рәсми статистикага туры китереп күрү мөмкинлеген бирә. Бәяләү микрофинанс секторы компанияләре эшчәнлегенә караган актуаль тенденцияләрне чагылдыра.

Бизнес өчен микрофинанс җәлеп итүгә гаризаларны турыдан-туры Эшкуарлыкка ярдәм фондына, шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» яки Фондның республиканың барлык диярлек муниципаль берәмлекләрендә булган төбәк вәкилләре аша тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була. Моннан тыш, республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларыннан тиз арада файдалану инструменты да гамәлгә ашырылды, ул «бердәм тәрәзә» форматында ФАСТТРЕК.РФ порталы аша башкарыла, анда шулай ук микрозаймга заявка калдырырга мөмкин. 

8 (843) 524-90-90 телефоны буенча микрозаймнар һәм республикада гамәлдә булган бизнеска ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International