Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсының башлануы турында игълан итте. Конкурс «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге белән берлектә үткәрелә.
Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклы һәм икътисадый үсешнең төп факторларыннан берсе буларак карала. COVID-19 пандемиясе китереп чыгарган хәлгә карамастан, компанияләрнең экспорт активлыгы элеккечә актуаль мәсьәлә булып кала, ә экспорт эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенә кертелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклаганча, республика 130 артык ил белән актив тышкы сәүдә эшчәнлеге алып бара. БДБ, БРИКС, ШОС илләре белән стратегик партнерлык үсә. Шулай ук Татарстанда күп кенә алдынгы дөнья брендлары да тәкъдим ителгән. Тышкы сәүдә әйләнешенең күләме буенча республика Россия субъектлары арасында – 6 һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора
«Алга хәрәкәт итү өчен амбициоз максатлар куярга, конструктив уртак эшне җайга салырга һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. Бүгенге катлаулы вакытта яңа мөмкинлекләр ачыла, аларны эзләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ел экспортеры» конкурсы – экспорт юнәлешле предприятиеләргә үз потенциалларын тормышка ашыру өчен уникаль стимул.
«Ел экспортеры» конкурсының максаты – Татарстан Республикасы эшкуарларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, эшкуарларга илебездә җитештерелгән продукция һәм хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген бирү.
Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 12 мартына кадәр http://exportergoda-rt.ru/ сайтында кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен Татарстан предприятиеләре-экспортерлары кече һәм урта бизнес субъектлары чакырыла (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә).
2019 елгы конкурста җиңүче предприятиеләр конкурста катнаша алмый. Шулай ук конкурсант-предприятие конкурсның бер номинациясендә генә катнаша ала.
Түбәндәге төп номинацияләр билгеләнә:
«Иң яхшы предприятие-экспортер»:
* сәнәгать өлкәсендә;
* хезмәт күрсәтү өлкәсендә;
* АСК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә;
* югары технологияләр өлкәсендә;
• «Ел ачышы».
Барлык җиңүчеләр дә эшлекле инглиз теленә өйрәтү өчен сертификатлар алачак, алар предприятиеләр хезмәткәрләренә яңа тышкы икътисадый элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.