«ФОТ 3.0» программасы һәм бизнеска ярдәм итүнең өстәмә инструменты турында төрле яклап хәбәр итү зарурлыгы – ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмәнең төп темасы булды

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең традицион утырышы узды. Утырышның төп темаларының берсе - зыян күргән тармаклардагы предприятиеләрне торгызуга юнәлдерелгән яңа «ФОТ 3.0» программасы турында бизнеска хәбәр итү.

«ФОТ 3.0» программасы пандемия чорында һәм пандемиягә бәйле чикләү чаралары чорында гамәлдә булган РФ Хөкүмәтенең «ФОТ 2.0» программасына алмашка килде. Исегезгә төшерәбез, 2% белән кредит бирү программасы Татарстан эшкуарлары өчен ихтыяҗлы булды. Программа буенча республикада банклар тарафыннан 13,6 млрд. сумнан артык суммага 6 523 кредит бирелгән. 

РФ Хөкүмәте билгеләп үткәнчә, барлык кече һәм урта бизнес предприятиеләре кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайтмаган, шуңа бәйле рәвештә ташламалы кредит программасын озайтырга дигән карар кабул ителгән, әмма яңа форматта. Ярдәм программасы шартлары нигезендә, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3% тәшкил итәчәк, дәүләт банкларга 6% дотация бирә. Заем 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заемчы кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләмәячәк, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә иң аз торгызылган тармаклардагы эре компанияләр дә катнаша ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ФОТ 2.0» очрагындагы кебек үк, программадан төп яки өстәмә ОКВЭД кодлары буенча микро- һәм кече предприятиеләр дә файдалана ала. Урта һәм эре предприятиеләр – төп код буенча гына.

Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Кредитның максималь суммасы һәр хезмәткәргә иң аз эш хакы күләменә карап (12 792 сум), 12 айга биреләчәк, әмма 500 млн.сумнан да артмаган күләмдә. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук кече һәм урта бизнеска кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтү генә түгел, Федераль салым хезмәте алып бара торган, ярдәмнән файдаланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрында күрсәтелгән ярдәм турындагы мәгълүматны үз вакытында һәм дөрес итеп чагылдыруның да мөһимлеген билгеләп үтте.

Реестрга мәгълүматларны төбәк һәм муниципаль хакимият органнары, аларның ведомство буйсынуында торган оешмалар, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар да бирергә тиеш.

Реестрга күрсәтелгән финанс ярдәме турында гына түгел, мөлкәти, белем бирү, инновация һәм консультация ярдәм турындагы мәгълүматлар да кертелә. Кертелгән белешмәләр шулай ук, шул исәптән федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектларына субсидия бирү күләмнәренә, яңа формалар һәм ярдәм төрләре, шулай ук ярдәм чаралары күрсәтүнең нәтиҗәлелегенә карата да, карарлар кабул итү өчен кулланыла ала.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан 2021 елда Россия Федерациясенең барлык субъектларында КУЭ эшчәнлегенә тоташ статистик күзәтү үткәрү.

2021 елның 1 апреленә кадәр (дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында – 1 майга кадәр) Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән барлык кече эшкуарлык субъектлары дәүләт статистикасы органнарына 2020 ел өчен үз эшчәнлекләре турында хисап бирергә тиеш.

Татарстан территориясендә 5 меңнән артык кече предприятие, 64 мең микропредприятие һәм 89 меңнән артык шәхси эшкуар тоташ тикшеренүдә катнаша. Барлыгы – 158 мең 504 субъект.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә тоташ статистик күзәтү үткәрү мәсьәләсе буенча доклад белән Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Роман Әмирханов чыгыш ясады.

Киләсе атнада эшче төркем утырышлары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International